Анатолий Иванович Писаренко вафат булу сәбәпле, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы кайгы уртаклаша

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы, Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы, РФА академигы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Россия урманчылар җәмгыятенең мактаулы рәисе, Советлар Союзының соңгы баш урманчысы Анатолий Иванович Писаренко вафат булуы сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Аның хезмәт эшчәнлеге илнең көньяк игенчелек районнарында югары һәм тотрыклы уңышларга ирешү буенча киң колачлы дәүләт кампаниясенә туры килә. Брянск урман хуҗалыгы институтын тәмамлаган яшь егет 1951 елда дәүләт урман полосалары булдыру һәм яклагыч урманнарны үрчетү өчен Калмык далаларына җибәрелә. Алга таба урманчы, урманнарны сынау буенча фәнни-тикшеренү станциясе, урман хуҗалыгы җитәкчесе, Ставрополь крае урман хуҗалыгы идарәсенең баш урманчысы, урман хуҗалыгы белән идарә итү органнарында эш алып бара. 39 яшендә Анатолий Иванович РСФСР урман хуҗалыгы министры урынбасары була. Соңрак – СССР Дәүләт урман хуҗалыгы комитеты рәисенең беренче урынбасары – илнең баш урманчысы була. Бу җаваплы вазыйфаны ул 1992 елга кадәр били һәм СССР Дәүләт урман комитеты бетерелүгә бәйле рәвештә калдыра.

Анатолий Иванович урман фәне үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. 270 артык бастырылган эш, 30 артык китап һәм монография авторы (күбесе авторлар составында яки коллективында). Аның мәкаләләрендә һәм чыгышларында дөньяның һәм илнең урман хуҗалыгындагы барлык төп мәсьәләләр чагылыш тапкан, күп кенә эшләр чит телләргә тәрҗемә ителгән һәм чит илләрдә нәшер ителгән.

Анатолий Писаренко урман хуҗалыгындагы хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Аңа «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исем бирелә, ул шулай ук Г.Ф.Морозов исемендәге алтын медаль иясе дә.

Анатолий Иванович турында хезмәттәшләре, аның туганнары һәм якыннары күңелендә якты истәлек сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International