ТР Экология министрлыгында «Экологиядә коррупция куркынычлары» дигән дискуссия клубы утырышы узды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Экология министрлыгында «Экологиядә коррупция куркынычлары» темасына дискуссия клубы утырышы узды. Чараны Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәмендә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте оештырган.

Утырышта ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров, Казан районара табигать саклау прокуроры урынбасары Ольга Мельник һ.б. катнашты.

Республика ведомстволары һәм прокуратура органнары вәкилләре коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә алып барыла торган эш турында сөйләде, яшьләрнең экологик оешмалары әгъзалары белән бирелгән темага фикер алышты һәм яшь вәкилләр белән аралашу һәм социаль челтәрләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча Яшьләр хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән сорауларга җавап бирде. Дискуссия кысаларында очрашуда катнашучылар шулай ук республикада «Экология» илкүләм проектын һәм күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләрен дә кузгатты.

Очрашу конструктив диалог форматында узды. Нәтиҗә ясап, яклар мондый дискуссия мәйданчыкларының мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте.

 

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International