ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызуны оештыруда урман корылышы материалларын куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2020 елның 20 ноябре, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә киңәшмә узды. Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм яңадан торгызу вакытында урман корылышы буенча санлы материалларны куллану мәсьәләләре каралды.

Утырышта шулай ук Пермь краеның урман комплексын цифрлаштыру тәҗрибәсе дә каралды. Бу төбәктә 2019 елдан бирле «Акыллы урман» дәүләт мәгълүмат системасы эшләнә. Система урман ресурсларын исәпкә алу эшчәнлеген автоматлаштырырга һәм урман фонды территориясендәге үзгәрешләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International