Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында катнашучылар өчен «Урман фонды җирләрендә умартачылык оештыру. Аренда мөнәсәбәтләре» темасына лекция укыды. Әлеге курслар «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында уза.
Фәнил Әхмәдуллин тыңлаучыларны авыл хуҗалыгын алып бару өчен урманнардан файдалану кагыйдәләре, урман кишәрлекләрен арендалау килешүләрен төзү үзенчәлекләре, урманнардан файдалану турында хисап тапшыру һ.б. белән таныштырды. «Физик һәм юридик затлар урманнарны урман кишәрлекләрен арендалау турында килешү төзегәндә генә авыл хуҗалыгын алып бару өчен куллана ала, – дип билгеләп үтте ул. – Гражданнар авыл хуҗалыгы эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында (шул исәптән умартачылык өчен дә) үз ихтыяҗлары өчен урман кишәрлекләрен түләүсез файдалануга рәсмиләштерә ала».
Фәнил Әхмәдуллин шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә һәм аларны бозган өчен җаваплылык чараларына да тукталды.