Бүген Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белән идарә итү органының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган, шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды.
Акциянең төп чарасы Казанда Ишкәкле спорт төрләре үзәге территориясендә узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Малов, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы хезмәткәрләре һ.б. катнашты.
«Хәтер бакчасы» – чын мәгънәсендә бөтенхалык акциясе. Бу – илебезнең тынычлыгы, азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен фида кылган Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу, аларның исемнәрен һәм батырлыкларын мәңгеләштерү һәм алар турында истәлекне киләчәк буыннарга тапшыру өчен менә дигән мөмкинлек, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Мин 2 агач утырттым. Берсен әтием ягыннан бабам Хәлиулла Хәбибулла улы Кузюров хөрмәтенә. Ул 1941 елда Аксубай РВК мобилизацияләнә, 235 нче укчылар дивизиясенең 732 нче укчылар полкы сержанты була. Озак еллар хәбәрсез югалган дип санала. Соңрак, архивларны күтәреп, 1943 елның июлендә Орел өлкәсенең Вяжи-Заверх авылында һәлак булганын, кардәшләр каберлегендә күмелгәнлеге хакында белдек. Икенче агачны мин тормыш иптәшемнең әнисе ягыннан бабасы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Фәттах Сәлах улы Камалетдиновка багышладым. Ул 1941 елда Ростов шәһәренә, артиллерия училищесына алына. Сталинград, Выборг, Иске Русс, Брянск, Орел, Курск дугасы, Кенигсбергта барган бәрелешләрдә катнаша».
Әлеге мәйданчыкта барлыгы 380 данә үсенте утыртылган. Казан янәшәсендә акция тагын 3 мәйданчыкта – Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино, Биектау һәм Иске Казан кишәрлеге урманчылыклары территориясендә узды. Гомумән алганда, бүген Татарстан Республикасы буенча фронттан өйләренә, туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайтмаган 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 526 мең үсенте утыртылды. Акциягә 20 меңгә якын кеше кушылды.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2021 елның 22 июненә кадәр дәвам итәчәк. Акция нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында барлыгы 1 млн.үсенте утыртылыр дип көтелә.
ТР муниципаль районнарында акция үткәрү урыннары һәм вакыты турында Министрлык порталында белергә мөмкин: https://minleshoz.tatarstan.ru/sad-pamyati.htm яки әлеге сайтта: https://садпамяти2021.рф.