Урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча федераль штаб утырышында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 13 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Александр Агафонов үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада «Авиалесохрана» ФБУ, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты һәм Идел буе федераль округы урман хуҗалыгы идарәсе органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.

Киңәшмә барышында Идел буе федераль округы субъектларында 2021 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорны уздырып җибәрү мәсьәләләре каралды. «Киләсе чорда округ төбәкләрендә урманнарда янгын чыгу хәтәренең югары классы көтелә. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләрнең чираттан тыш утырышларын үткәрергә, ведомствоара бәйләнешне көчәйтергә һәм урман янгыннарын кисәтү буенча барлык чараларны күрергә кирәк», – диде Александр Агафонов.

Аерым алганда, Рослесхоз җитәкчесе урынбасары урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләрен үткәрүгә бәйле кайбер бурычларны билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International