Министрлыкта «Төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Бүген министрлыкта «Төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану «ASTAT» фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Фикер алышуда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Саксониянең  (Германия Федератив Республикасы) региональ үсеш министры Томас Шмидт, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы – Көнчыгыш-Европа УСС, «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ вәкилләре, Дрезден Техник университеты ягыннан профессор Лукас Гиссен, Юрген Преч, Свен Вагнер, Альбрехт Бемманн, Норберт Вебер, доктор Вольфрам Шайдинг, профессор Вольфрам Шәйдинг, Экхард Аух, Анна Моосманн, Германиянең Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы федераль министрлыгының Проектлар белән идарә итү агентлыгының фәнни хезмәткәре Джессика Ребола Лихтенберг һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында «Төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү» уртак фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру йомгаклары каралды һәм агымдагы елның 2 яртыеллыгына бурычлар билгеләнде.

Утырышта төп докладлар белән университет профессорлары Юрген Преч, Свен Вагнер, Альбрехт Бемманн, доктор Вольфрам Шайдинг һәм Экхард Аух чыгыш ясады. Алар усак утыртмаларын үстерү һәм аларны карау буенча урман хуҗалыгы чаралары комплексларына, ел саен планлаштырыла торган усак агачы әзерләү күләме исәпләмәләренә, аның сыйфатына һәм куллану мөмкинлекләренә җентекләп тукталды. Шулай итеп, университет тарафыннан целлюлоза-кәгазь сәнәгатендә, ягулык гранулалары, торф һ.б. җитештерүдә усак агачы куллану тәкъдим ителә.

Киңәшмәгә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Саксониянең региональ үсеш министры Томас Шмидт йомгак ясады. «Кызганыч, пандемия аркасында без быел Дрезденда очраша алмадык, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Шуңа да карамастан, безнең хезмәттәшлек дәвам итә, беренче нәтиҗәләр күренә инде. Ахыр чиктә, без финанс, хезмәт кую һәм вакытлыча чыгымнар күзлегеннән караганда, усак агачын эшкәртүдә иң оптималь технология алырга теләр идек».

Саксониянең региональ үсеш министры Томас Шмидт әлеге проектның уңышлы тормышка ашырылачагына ышаныч белдерде. «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Дрезден Техник университеты белән хезмәттәшлеге 2013 елдан бирле алып барыла. Бу вакыт эчендә «Урман плантацияләре оештыру һәм алардан файдалану» һәм «Сабаклы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү» дигән ике уртак фәнни-тикшеренү проекты эшләнде, – диде ул. – Без эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләребезнең уңышлы үсешенә, озак һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышанабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International