Татарстанда урманнарга бару өчен вакытлыча чикләүләр кертелде

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 15.06.2021 ел, №456 карары нигезендә, Татарстан Республикасында 16 июньнән башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнарга урманнарда йөрү тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

«Шул рәвешле, киләсе чорда Татарстанда гражданнар өчен урманнарда йөрү, аларга транспорт чаралары белән керү һәм урманнарда билгеле бер төрдәге эшләрне башкару чикләнә, гамәлдәге законнар нигезендә урманнардан файдалану эшчәнлеген башкаручы затларның гомуми файдаланудагы үтәли юллардан йөрүе генә искәрмә булып тора», – дип аңлатты ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов.

Карар нигезендә, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тарафыннан чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылачак һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелачак.

«Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, ведомство карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү тору оештырылды, урман биләмәләрендә патруль көчәйтелде, ял көннәрендә кешеләр урманнарга күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар оештырылды. Шулай ук янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән янгын һәм урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының да, тулы әзерлеге тәэмин ителгән», – дип өстәде Алексей Мосунов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20  станция һәм III типтагы 5 станция тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

Статистика мәгълүматларына караганда, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора. Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча кичекмәстән хәбәр итүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International