«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре Кызыл Йолдыз урманчылыгының урман фонды җирләрендә сабаклы имән, европа чыршысы һәм гади нарат үсентеләренең генетик материал үрнәкләрен җыю буенча эшләр үткәргән. «Ылыс, яфрак һәм агач материалы – үрнәкләр җыю ДНК анализы һәм үсентеләрнең генетик паспортизациясе өчен табигый чыганакларда гамәлгә ашырылды, – дип сөйләде филиалның «Татарстан урман-орлыкчылык станциясе» бүлеге җитәкчесе Елена Мурзаева. – Мондый анализ ярдәмендә төп урман барлыкка китерүче токымнарның биологик тотрыклылык дәрәҗәсен һәм генетик үзгәрүчәнлек характерын билгеләргә, урман питомникларында фитопатогеннарның башлангыч диагностикасын тәэмин итәргә мөмкин».
Елена Мурзаева сүзләренә караганда, «Рослесозащита» ФБУ Алтай, Красноярск һәм Хабаровск крайларында, Архангельск, Воронеж, Ленинград һәм Мәскәү өлкәләрендә урнашкан 7 ДНК-анализ лабораториясе эшли. Татарстан Республикасында кыр эшләре барышында җыелган материал «Рослесозащита» ФБУ «Воронеж өлкәсенең урманны яклау үзәге» филиалына җибәрелгән.