Бүген, 7 июльдә, урманнарны авиапатрульләү максатында илебездә беренче тапкыр очыш ясалган көннән соң 90 ел узып киткән. Нәкъ менә шул вакыйга «Авиалесохрана» ФБУ – алдынгы, инициативалы һәм максатчан, югары профессиональлеге, өзлексез рух көрлеге һәм физик каршылыклар алдында какшамый торган бердәмлеге, сүзсез генә җиңүгә омтылыш ясавы белән аерылып торган кешеләрне җәлеп итү үзәгенең туган көне дип санала.
Хәзерге вакытта урман авиациясе эшләре Россия Федерациясенең 45 төбәгендә алып барыла. Янгыннар артык көчәеп киткәндә «Авиалесохрана» ФБУ көн саен хәлне күзәтеп тору һәм урман янгыннарын сүндерү өчен 100дән артык һава судноын җәлеп итә. Нигездә, бу Ан-2 самолетлары һәм Ми-8 вертолетлары. Узган елда авиация ярдәмендә урманнарны саклау өчен очыш ясаган очкычларның эш сәгате 50 мең сәгатькә җиткән. Миллионнарча гектар урман территориясе янгыннардан коткарылган.
«Авиалесохрана» ФБУ коллективын әлеге истәлекле дата белән тәбрик итәбез һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм киләчәктә уңышлар телибез!