Татарстанның Урманнарны яклау үзәге белгечләре урман орлыкчылыгы объектларында хуҗалык өчен орлык җыю ихтималлыгын билгели

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре вак ылыслы токымнардан хуҗалык өчен орлык җыя мөмкинлегенә анализ ясау максатында республиканың урман орлыкчылык объектларында йөриләр. Белгечләр Ары, Шәһәр яны һәм Зеленодольск урманчылыкларының урман орлыклары кишәрлекләрендә булганнар инде.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, урман орлыкчылык объектларында чыршы һәм нарат уңышы канәгатьләндерерлек дип бәяләнә, – дип сөйләде филиалның «Татарстан урман орлыкчылыгы станциясе» бүлеге җитәкчесе Елена Мурзаева. – Тикшерүнең актыккы нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманнарны торгызу эшләрен яхшыртылган нәсел үзенчәлекләре булган орлыклар белән тәэмин итү максатларында 91 га мәйданда урман орлыгы плантацияләре бар, шулай ук 1251 га мәйданда даими урман орлыклары участоклары урнашкан. Әлеге мәйданнарның төп өлешен сабаклы имән алып тора – 89%, гади нарат – 7%, Европа чыршысы – 3% һәм Себер карагае – 1%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International