Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасының климат сәясәте һәм декарбонизацияләү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы булып узды. Чарада экология министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев һ.б. катнашты.
Эшлекле очрашу барышында чарада катнашучылар әйләнә-тирә мохитне саклау һәм гамәлдәге җитештерүләрнең экологик куркынычсызлыгын арттыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Шулай ук парник газлары эмиссиясен исәпкә алу, фәнни проектларны гамәлгә ашыру һәм парник газлары чыгаруны мониторинглау һәм киметү өлкәсендә яңа технологияләр эшләү темаларына да кагылдылар.
Утырыш кысаларында Тимур Галиев катнашучыларны Татарстан Республикасында урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча башкарыла торган эшләр һәм урман утыртмаларының парник газларын йоту мөмкинлекләре белән таныштырды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте материаллары файдаланылды