Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Һөнәри берлек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре»темасына семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе урынбасары Альбина Нәфыйкова, Министрлыкның оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Тюкаева, ведомствога караган оешмаларның һөнәри берлек рәисләре һәм әгъзалары катнашты.
Семинар-киңәшмәне эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева ачты. «Һөнәри берлекләргә нәтиҗәле социаль партнерлык системасын формалаштыруда мөһим роль бирелә. Шулай ук һөнәри берлекләр уртак мәсьәләләрне, мөһим проблемаларны хәл итүдә хезмәткәрләрне берләштерә. Шуңа күрә без киләчәктә дә һөнәри берлек эшенә аерым игътибар бирәчәкбез», – дип билгеләп үтте ул.
Аннары «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ кадрлар белгече Нәфисә Шәрипова һәм «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ урманнарны саклау һәм яклау инженеры Алевтина Согорина чыгыш ясады. Алар башлангыч һөнәр берлекләренең эше, үткәрелгән чаралар, берлек әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәлгә ашырылган чаралар турында сөйләде.
Соңыннан Альбина Нәфыйкова утырышта катнашучыларны һөнәри берлек әгъзаларын һәм аларның гаиләләрен савыктыруга юнәлдерелгән социаль программалар белән таныштырды.
Семинар-киңәшмәгә Наталья Тюкаева йомгак ясады. Ул катнашучыларга 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе чорга бурычлар турында мәгълүмат бирде. Аерым алганда, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы белән Министрлык карамагындагы учреждениеләр арасында «Хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар – һөнәри берлек оешмасы җитәкчесе һәм рәисе» конкурсының игълан ителүе турында хәбәр итте. «Моннан тыш, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе һәм башка социаль әһәмиятле чаралар уздыру да планлаштырылган», – дип билгеләп үтте Наталья Тюкаева.
Утырыш ахырында «Иң яхшы күмәк килешү» республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.