Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре квалификация күтәрү курслары уза. «Урман комплексын системалы үстерү һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тармакның кадрлар потенциалын формалаштыруга һәм камилләштерүгә аерым игътибар бирә, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова. – Кадрлар сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре – һөнәри әзерлек, яңача әзерлек, белем бирү оешмаларында хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, аларның осталыгын һәм күнекмәләрен ачу өчен шартлар тудыру һәм һөнәри үсешкә ярдәм итү. Мәсәлән, 2021 елның беренче яртыеллыгында 12 кеше белем алды, алар – Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы урманчылыклары һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре».
Укулар «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль автоном учреждениесе һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында оештырылды, диде Эльвира Зыятдинова.