Татарстанда урманнарга бару өчен вакытлыча чикләүләр кертелде

2021 елның 9 июле, җомга

Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 9 июлендәге 553 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасында 9 июльдән башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү тору оештырылган, урман биләмәләрендә патрульлек көчәйтелгән, шулай ук ял көннәрендә урманнарга кешеләр күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар булдырылган. Гомумән алганда, янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының тулы әзерлеге тәэмин ителгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20  станция һәм III типтагы 5 станция тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International