Нурлат урман хуҗалыгы белгечләре «Иң яхшы агач аударучы-2021» һөнәри осталык конкурсында катнашты

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Нолькино урман участогы территориясендә (Марий Эл Республикасы) «Иң яхшы агач аударучы – 2021» исеменә һөнәри осталык республика конкурсы узды. Конкурста Россия Федерациясенең 9 субъектыннан – Марий Эл, Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Карелия, Брянск, Түбән Новгород, Калининград һәм Мәскәү өлкәләреннән 34 катнашучы көч сынашты. Татарстаннан «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ командасы катнашты.

Конкурсантларны Марий Эл Республикасы табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры Алексей Киселев, Идел буе дәүләт технология университеты ректоры Игорь Петухов һәм башкалар сәламләде.

Конкурс барышында анда катнашучылар агач кисү, бензин пычкысы чылбырын алыштыру, катнаш кисем белән бүрәнә кисү, сабаклар кисү буенча кайбер биремнәрне үтәде, шулай ук «эстафета» уздылар.

Судьялар сыйфатында Татарстан белгечләре – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Низамиев, бүлекнең әйдәүче консультантлары Риназ Мөхәммәтҗанов, Илфир Гыйбадуллин һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International