Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясе чәчелеп беткән

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясе чәчелеп беткән. Барлыгы 4 млн. данә нарат орлыгы чәчелгән.

«Эшләрдә 18 кеше катнашты, 2 атнада өлгердек, – дип сөйләде үзәк директоры Руслан Газизов. – Хәзерге вакытта басуларда беренче һәм икенче ротация чәчүлекләре көч ала. Шулай итеп, быелга чәчү планын үтәдек, хәзер утырту материалы үстерү өчен бөтен көчебезне куярга кирәк».

Исегезгә төшерәбез, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенндә ябык тамыр системасы белән бер елда 12 млн.данә кәлшә үстерелә. Беренче һәм икенче ротация кысаларында биредә 8 млн. нарат, чыршы, карагай, каен һәм агачсыман сәрви орлыгы чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International