Россиядә #МыВместе премиясен алу өчен ирекле ярдәмчеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Россиядә #МыВместе халыкара премиясен алуга гаризалар кабул итү вакыты арттырылган. Теләге булганнар чарада катнашу өчен гаризаны быелның 25 июленә кадәр премия сайтында бирә ала – https://премия.мывместе.рф/.

Гаризаларны дүрт трек буенча бирергә мөмкин:«Волонтерлар һәм коммерциясез оешмалар», «Бизнес», «Медиа» һәм «We are together» (чит ил гражданнары өчен). Аерым алганда, «Волонтерлар һәм коммерциясез оешмалар» трегында 14 яшьтән өлкәнрәкләр һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар катнаша ала. Шул ук вакытта сигез номинациянең икесе буенча гариза бирергә мөмкин: «Кешеләргә ярдәм», «Милләтнең сәламәтлеге», «Мөмкинлекләр иле», «Мәдәни мирас», «Уңайлы шәһәр», «Яшел ил», «Тормыш өчен технологияләр» һәм «Безнең арадагы геройлар». Җиңүче булган 72 катнашучы проектларны үстерү өчен 2,5 млн. сумга кадәр грантлар отачак.

«Бизнес» трегында корпоратив социаль җаваплылык, тотрыклы үсеш һәм корпоратив волонтерлык программалары булган коммерция оешмалары катнаша ала. Анда сигез кече һәм урта бизнес компаниясе һәм сигез федераль компания җиңүче булачак. Шул ук вакытта алар «Илкүләм өстенлекләр партнеры» дигән дәрәҗәле статусны гына алып калмыйча, 2022 елгы Петербург халыкара икътисадый форумында да катнашачаклар.

«Медиа» трегы өч номинацияне үз эченә ала: «Медиаволонтерлык», «Локаль медиа» һәм «Строительлинг». Моннан тыш, жюри карары буенча «Жюриның махсус номинациясе» бүләге тапшырылачак – ул телевидениедә һәм башка массакүләм мәгълүмат чараларындагы эре проектларга, шулай ук блоггерлар өлкәсенә биреләчәк. Гаризаларны берьюлы ике номинациядә бирергә мөмкин, 15 кеше җиңүче булачак.

Чит ил кешеләре өчен «We are together» трегы билгеләнгән. Аңа халыкара хезмәттәшлеккә һәм үз илләрендә глобаль проблемаларны хәл итүгә өлеш кертүчеләр кушыла ала. 2021 елгы трек темасы – коронавируска каршы көрәш. Катнашу өчен гаризалар аерым сайтта кабул ителә – https://wearetogetherprize.com/ru. Җиңүче булган 20 катнашучы халыкара оешмалар белгечләреннән ярдәм алачак.

Россиядәге призерларны тагын бер номинация – «Ел кешесе» көтә. Яшерен тавыш бирү юлы белән судьялар аеруча әһәмиятле өлеш керткән катнашучыны сайлап алачак. 14-17 яшьлек призерлар проектларны тормышка ашыру өчен – 600 мең сумга кадәр, 18 яшьтән өлкәнрәкләр һәм коммерциясез оешмалар 2,5 млн.сумга кадәр грантлар отачак. Моннан тыш, җиңүчеләр «Сенеж» идарә итү остаханәсендә махсус белем бирү программасында катнашу, Рунетның әйдәп баручы мәйданчыкларында таныту, «Интернетны үстерү институты» АКО аша акселераторда катнашу һәм премиянең 20дән артык партнерыннан ярдәм алу мөмкинлегенә ия булачак.

Шул ук вакытта «Волонтерлар һәм коммерциясез оешмалар» һәм «Бизнес» трекларында җиңүчеләр дәрәҗәле дәүләт бүләкләренең берсе – «Игелекле гамәл өчен» аерым хөрмәтләү билгесенә дәгъва белдерә алачак. Август аеннан октябрь аена кадәр федераль округларда премиянең ярымфиналлары узачак. Финалистларның проектлары һәм эшләре халык арасында тавыш бирү юлы белән, россиялеләр һәм жюри әгъзалары тарафыннан 15 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр бәяләнәчәк.

Премия Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Аның максаты – кешеләргә ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту инициативаларына теләктәшлек күрсәтү. Ул 18 майда, 2020 елның мартында старт алган #МыВместе Гомумроссия ярдәм акциясен дәвам иттереп гамәлгә ашырыла башлаган. Җиңүчеләрне 5 декабрьдә #МыВместе халыкара форумында игълан итәчәкләр, бүләкләрне, традиция буенча, дәүләт башлыгы тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International