Урманнарда янгын куркынычының югары классы билгеләнү сәбәпле һәм «Утны туктат» мәгълүмат кампаниясе кысаларында Татарстан Республикасында халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып барыла.
Статистика мәгълүматларына караганда, урман янгыннарының 90% артыгы кеше аркасында килеп чыга. Шуңа күрә янгыннарны булдырмау эшендә мөһим юнәлеш – профилактик әңгәмәләр һәм урман янгыннарына каршы пропаганда алып бару.
Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре мәгълүмат листовкалары һәм белешмәлекләр таратуны дәвам иттерә. Аларда гражданнарның урманнарда булуын чикләү режимы, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, аларны бозган өчен җаваплылык чаралары, шулай ук гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гамәл кылу тәртибе турында мәгълүмат урнаштырылган. Белешмәлекләр һәм листовкалар республиканың торак пунктларында таратыла, игъланнар такталарында, тукталышларда эленә.
«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 8,7 мең листовка һәм белешмәлек таратылган.