«Кама урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре базислы урман питомнигында чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. «Безнең питомник Кама урманчылыгының Берсут участогындагы 46 нчы кварталда урнашкан, аның мәйданы 5,6 гектар тәшкил итә. Быел 0,8 гектар мәйданда нарат һәм имән орлыклары чәчтек, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Фәрит Мөгминов. – Хәзерге вакытта шытымнарны карыйбыз. Даими рәвештә су сибәбез, чүп үләннәрен утыйбыз һәм рәтләр арасындагы туфракны эшкәртәбез».
«Шулай ук ике еллык, өчьеллык үләннәрне карау буенча да эш алып барыла. Барлыгы 6 кеше эшли, – ди Фәрит Мөгминов. – Гомумән алганда, быел 2022 елда урманнарны торгызу эшләре өчен 965 меңнән дә ким булмаган стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла».
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан Республикасы буенча урман питомникларында 21,1 га мәйданда орлык чәчелгән.