ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Фәнни-техник совет утырышы узды

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Фәнни-техник совет утырышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Утырыш барышында Министрлыкның Урман музее директоры Илгиз Зарипов чыгыш ясады. Ул үзе язган «Казан губернасы һәм Татарстан урманнары белән идарә итү тарихы» һәм «Урман сакчылары» китаплары белән таныштырды.

«Беренче китапка Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының 1700 нче еллардан алып безнең көннәргә кадәр үсешен чагылдырган материаллар тупланды. Шулай ук анда Татарстан урманчыларының урманнарны саклау, яклау, торгызу һәм куллану мәсьәләләрендәге тәҗрибәсе дә ачык бәян ителде, – дип сөйләде Илгиз Зарипов. – Икенче китап республиканың урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга өлеш керткән кешеләргә багышлана».

Аннан соң әлеге китапларны рәсмиләштерү һәм аның эчтәлеге турында фикер алышу булды.

Фәнни-техник совет коллегиясенең фикер алышу нәтиҗәләре буенча китапларны бастырып чыгаруга тәкъдим итү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International