Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясеннән ылыслы һәм яфраклы кыйммәтле агач токымнарының эшкәртелмәгән һәм тупас эшкәртелгән агачын чыгаруны тыюны кертү планлаштырыла. Тыю Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 6 ноябрендәге Пр-1816 номерлы күрсәтмәсендәге исемлекнең 2 пунктындагы «ж» пунктчасы һәм 2020 елның 1 октябрендәге 9282п-П11 номерлы күрсәтмәсе белән расланган Декриминализацияләү һәм урман комплексын үстерү буенча чаралар планының I бүлегендәге 17 пункты нигезендә кертелә.
Урманнан файдаланучыларга хуҗалык эшчәнлеген алып баруны планлаштырганда һәм гамәлгә ашырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алырга кирәк.