29-31 июль көннәрендә Лубян урман-техника көллияте базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты узачак

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 29 июленнән 31 июленә кадәр Кукмара муниципаль районының Лубян авылында«Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты узачак. Чарада 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше катнашачак, слет барлыгы 200 кешене җыячак.

Слетның беренче көнендә укучылар «Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда» дигән конференциядә һәм «Визит карточкасы» конкурсында катнашачак. Конференция барышында укучылар «Урман һәм кеше» (экология, биология, урманчылык һ.б. өлкәсендәге проектлар) һәм «Табигать саклау эшчәнлеге» (урман хуҗалыгы, ресурсларны саклау, тормыш эшчәнлеге иминлеген яхшырту өлкәсендәге проектлар) секцияләре буенча үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен күрсәтәчәк. Шулай ук «Мәктәп урманчылыклары авылы»н ачу да планлаштырыла.

Икенче көнне, 30 июльдә, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетын, шулай ук «Яшь урманчылар» төп конкурсын рәсми ачу тантанасы булачак. Катнашучыларга тест узарга һәм «Ботаника һәм дендрология» (яфраклар һәм шытымнар, агач токымы һәм орлыклар буенча куак төрен билгеләү), «Таксация» (агачның диаметры, биеклеге, яшен күз белән һәм инструментлар ярдәмендә белү), «Урманнарны саклау һәм яклау» (кошларның төрен, кайры, ылыс һәм яфрак кимерүче урман корткычларын тышкы кыяфәте һәм яшәеш тирәлеге буенча билгеләү), «Урманнарны торгызу һәм үрчетү» (кәлшәләрне һәм үсентеләрне утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен күрсәтү), «Геодезия» (буссоль  ярдәмендә ориентлашу) һәм «Янгыннарны сүндерү» (янгын сүндерүне имитацияләү) юнәлешләре буенча гамәли биремнәрне үтәргә туры киләчәк.

Шулай ук бу көнне агачка рәсем төшерү, агачтан әйберләр үреп ясау, табигый материаллардан уенчыклар ясау буенча мастер-класслар һәм мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм кураторлары өчен «Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру», «Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү» темаларына түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.

Соңгы көнне, 31 июльдә, нәтиҗәләр ясалачак һәм ТР мәктәп урманчылыкларының IV слетында җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International