Татарстанда янгынга каршы билгеләнешле юллар төзү һәм үзгәртеп кору буенча эшләр башкарыла

2021 елның 16 июле, җомга

Татарстан Республикасында янгынга каршы билгеләнешле юллар төзү һәм үзгәртеп кору буенча эшләр башкарыла. Исегезгә төшерәбез: мондый чаралар Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча эшләр башкаруга дәүләт боерыгында каралган.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы белгечләре китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 16 июленә республикада гомуми озынлыгы 66,8 чакрым (планның 60 проценты) булган янгынга каршы билгеләнешле юллар төзелгән һәм 238 чакрым юл (56 процент) үзгәртеп корылган.

Белешмә өчен. Урманнарны янгыннан саклау өчен каралган урман юллары, янгын чыгу куркынычы зур булган участокларга һәм сулыкларга автотранспорт үтә алсын өчен, төп урман юллары челтәренә өстәмә буларак урнаша. Урманнарны янгыннардан саклау өчен билгеләнгән урман юллары төзү һәм үзгәртеп кору буенча эшләр үз эченә түбәндәгеләрне ала: машина юлыннан агач төпләрен чыгару, юл өслеген чистарту һәм тигезләү, түшәмә юл, елга, канау өстеннән аркылы чыгу урыны (күперләр) төзү һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International