2021 ел өчен бирелгән дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстанда урман орлыкчылыгы объектларын карау эшләре алып барыла. «Урман орлыкчылыгы кишәрлекләрен һәм плантацияләрен карап тору рәт араларын чирәмнән арындыру, агачлардагы корыган ботакларны кисү, кирәкмәгән агач үсентеләрен чабу һәм янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һәм аларны яңарту эшләреннән тора», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев.
Аның сүзләре буенча, Татарстандагы даими урман орлыкчылыгы кишәрлекләренең гомуми мәйданы – 1251 гектар, орлык плантацияләр – 91 гектар. Әлеге мәйданнарның 89 процентында сабаклы имән үсә, 7 процентында – гади нарат, 3 процентында – Европа чыршысы һәм 1 процентын Себер карагае алып тора.
«Урман орлыкчылыгы объекталарын оештыруның максаты – урманнарны торгызу эшләрен яхшыртылган нәсел үзлекләренә ия орлыклар белән тәэмин итү. Киләчәктә мондый төр орлыклардан үстерелгән утырту материалыннан, гадәти агачлардан аермалы буларак, күпкә көчлерәк, көндәшлеккә ия, кыйммәтле хуҗалык билгеләре һәм үзлекләре буенча сизелерлек дәрәҗәдә аерылып торган агачлар үстерергә мөмкин булачак», – дип өстәде Тимур Галиев.