Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Дәүләт урман реестры һәм Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры белешмәләрендәге каршылыкларны юкка чыгару мәсьәләләрен үзәккә куйган видеоконференция режимындагы киңәшмә узды. Киңәшмә Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов җитәкчелегендә узды.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән, Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов та катнашты.
Киңәшмә барышында «Дәүләт реестрлары белешмәләрендәге каршылыкларны бетерү һәм җир кишәрлегенең билгеле бер җир категорияләренә каравын билгеләү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 29 июлендәге 179-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре күтәрелде.
Аерым алганда, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, быелның 20 июленә Дәүләт урман реестрына Арча, Ары, Лаеш, Шәһәр яны һәм Идел буе урман хуҗалыгы чикләрендәге 59,3 гектар мәйданны биләгән 485 җир кишәрлегенә кагылышлы үзгәрешләр кертелгән.