Әлмәт муниципаль районындагы Aquila heliaca токымлы каракош оясыннан онлайн-трансляция дәвам итә. Проект Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте һ. б. ярдәмендә «Түбән Кама» милли паркында гамәлгә ашырыла.
Проектның максаты – зур ерткыч кошларның популяциясен саклап калу, кеше тарафыннан техноген рәвештә үзләштерелгән урыннардагы һәм халык тыгыз урнашкан җирләрдәге тигез киңлекләрдә тереклек итүче каракошлар тормышы турындагы мәгълүматларны тарату.
«Каракошлар бала чыгарды, халык тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аларга Айдар һәм Айгөл исемнәре кушылды. 10 июльдә туры эфирда кош балаларына боҗралар киерттеләр. Айдарның уң аягын – АА-0481-8Е номерлы көмеш боҗра, ә сул аягын Н-481 номерлы ике төсле боҗра бизәп тора. Айгөлдә дә шуңа охшаш бизәкләр бар. Аның уң аягына – АВ-0423-2Е, сул аягына - В-423 номерлы боҗра киертелде», – дип белдерде проектның җитәкчесе, орнитолог, «Түбән Кама» милли паркының табигать музее мөдире Ринур Бекмансуров.
Татарстандагы каракош оясыннан булган видеоязманы Интернет челтәрендәге YouTube: https://www.youtube.com/watch?v=E4hzEtA9u4g видеохостингында карарга мөмкин.
Социаль челтәрләрдәге проектлар:
– Instagram: https://www.instagram.com/orlan.beloxvost;
– YouTube: https://clck.ru/FSPyx;
– Facebook: https://www.facebook.com/orlan.beloxvost;
– ВКонтакте: https://vk.com/id69248498;
– Яндекс.Дзен: https://clck.ru/Qy2wb.