«EcoWorld-2021» халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә дәгъва кылу бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

«EcoWorld-2021» халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә дәгъва кылу бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйгене оештыручы – Россия табигый фәннәр академиясе.

Премия әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге казанышлар, шулай ук XXI гасырда тотрыклы үсешкә юнәлдерелгән башка төрле экологик эшчәнлек өчен иҗтимагый бүләк булып санала.

Бәйгедә катнашучылар тапшырган гаризалар һәм проектлар программаларны һәм акцияләрне гамәлгә ашыруны раслый торган документлар нигезендә сайлап алыначак.

Бәйгенең номинацияләре: «Биотөрлелекне һәм табигать ландшафтларын саклау», «Экологик сәясәт һәм әйләнә-тирә мохит», «Экологик белем, мәгариф һәм мәдәният», «Экологик эшкәртмәләр, ресурсларны саклаучы һәм калдыксыз технологияләр», «Экологик яктан куркынычсыз товарлар һәм туклану ризыклары», «Экология һәм кешенең сәламәтлеге», «Азкатлы төзелештә һәм агач йортлар төзүдә экологик яктан куркынычсыз технологияләр һәм материаллар» һәм «Ландшафт дизайны һәм архитектур чишелешләр, пейзаж рәсем сәнгате, ландшафт-парк дизайны, архитектура».

Бәйгегә гаризалар 2021 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама аша табарга мөмкин: https://raen.info/activities/proekty4-mezhdunarodnaja-ekologicheskaja-premija-ecoworld.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International