Министр урынбасары Рәис Гомәров: «Республика мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр урман ресурсларын саклауга һәм арттыруга бәяләп бетергесез өлеш кертә»

2021 елның 30 июле, җомга

Бүген Кукмара районының Лубян урман-техника көллияте базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетын рәсми рәвештә ачу тантанасы булды. Ярышларда катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль районнар башлыклары Сергей Димитриев, Рәис Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы вазыйфаларын башкаручы Ренат Гафиятов, КДАУ урман хуҗалыгы факультетының урман һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин сәламләде.

«Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Әфрәим улы Кузюров исеменнән барыгызны да Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетын ачу вакыйгасы белән тәбрик итәм, – дип билгеләп үтте министр урынбасары Рәис Гомәров. – Барыннан элек, укучыларга урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерәсе килә. Укытучыларга яшь буынга экологик белем һәм тәрбия биргәне өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Быел слетта 200ләп кеше катнаша. Татарстан Республикасында барлыгы 109 мәктәп урманчылыгы бар, алар 1500дән артык баланы берләштерә. Биредә аларның иң көчлеләре җыелган. Барыгызга да уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим.»

Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев мәктәп урманчылыклары хәрәкәтенең елдан-ел популярлаша баруын ассызыклады. «Гадәттә слет бездә – Лубян урман-техника көллияте базасында үткәрелә. Бу көллият – безнең горурлыгыбыз, быел аңа 100 яшь тулды. Биредә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган, – диде ул. – Слет якты һәм онытылмас вакыйга булсын һәм сезгә уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке кәеф бүләк итсен».

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов җыелган балаларны слет ачылышы белән котлады. «Ышанам ки, монда иң яхшылар арасыннан иң яхшылары җыелган, – дип билгеләп үтте Рәис Миңнеханов. – Мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм яклауга зур өлеш кертә. Барыгызга да ярышларда һәм укуда уңышлар, яңа тәэсирләр һәм кызыклы очрашулар телим».

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев мондый слетларның мөһим булуы турында билгеләп үтте. «Монда сез яңа белемнәр алып, яңа кешеләр белән таныша һәм тәҗрибә уртаклаша аласыз, – дип ассызыклады ул. – Сезнең барыгыз да табигатьне, урманны ярата. Агач утырту гына түгел, аны үстерүнең дә мөһим икәнлеген аңлыйсыздыр. Республикабызның киләчәге – сезнең кулда».

Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы вазыйфаларын башкаручы Ренат Гафиятов урманнарның мөһим экологик, саклау һәм социаль функцияләре турында сөйләде. «Безнең һәркайсыбыз теге яки бу рәвешле урман белән бәйле. Газиз республикабызның һәм илнең яшел «калканы»н саклау нәкъ менә безнең аңа карата булган карашыбызга бәйле, – диде Ренат Гафиятов. – Ышанам ки, бу көннәр сезнең өчен файдалы узачак. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим».

КДАУ урман хуҗалыгы факультетының урман хуҗалыгы һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтенең үткәненә тукталды. «Биредәге балаларның барысы да – потенциаль урманчылар. Әгәр дә сез, минем кебек үк, язмышыгызны урман белән бәйләргә карар итсәгез, беркайчан да үкенмәячәксез, – дип ассызыклады ул. – Барыгызга да ярышларда уңышлар телим, нәрсәгә сәләтле булуыгызны күрсәтегез».

Ярышлар флагын күтәрү хокукы Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетында җиңүчеләр – Әлмәт муниципаль районының «Урман чишмәсе» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләргә насыйп булды.

Слет ачылганнан соң «Яшь урманчылар» дигән төп конкурс узды. Мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Урманнарны торгызу һәм үрчетү», «Геодезия» һәм «Янгыннарны сүндерү» юнәлешләре буенча тест узды һәм берничә гамәли бирем үтәде. Укучылар урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре турындагы белемнәрен, командада эшләү, урманда ориентлашу күнекмәләрен, каршылыкларны җиңеп чыгу, таксацияләү һәм урман янгыннарын сүндерү күнекмәләрен күрсәтте.

ТР мәктәп урманчылыкларының IV слетында җиңүчеләрне иртәгә, 31 июльдә бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International