Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Аны ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров үткәрде.
Киңәшмә барышында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын башкаруга дәүләт йөкләмәсен үтәү мәсьәләләре каралды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде.
Шулай ук киңәшмәдә республика урманчы-җитәкчеләре арасында һөнәри осталык конкурсына йомгак та ясалды. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты кысаларында үткәрелде. Шартлар буенча, катнашучылар урман законнарын һәм урман хуҗалыгын алып бару нигезләрен белүгә тест узды һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр рәсмиләштерүдә үз осталыкларын күрсәтте.
Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны «Зәй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина, 2 нче урынны «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев, 3 нче урынны «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев алды.