Көзге чорда Татарстанда 2 мең гектардан артык мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылачак

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Сентябрь башында Татарстан Республикасында 2021 елның көзге урман культуралары сезоны ачылачак. Әлеге чорда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган урман хуҗалыклары хезмәткәрләренә 2071 га мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләрен башкарырга кирәк булачак. Шулай ук 212 га мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, Азнакай районы чикләрендә – 365 гектарда саклагыч урман утыртмалары утырту, киләсе ел культуралары өчен 1276,5 гектар мәйданда туфрак участоклары әзерләү һәм 11455 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта республикада урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау, ауган агачлардан чистарту һәм кыр саклагыч урман утыртмалары арасында сайланма кисү эшләрен башкару дәвам итә.

Белешмә өчен. Элегрәк 2021 елда Татарстан Республикасында 1400,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре үткәрелгән иде. Шуларның 1295,5 гектарында урман культуралары утыртылган, 104,6 гектарда урманнарны үрчетү эшләре башкарылган. Шулай ук 1536 гектар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, Азнакай районында 1285 гектар мәйданда саклагыч урман үсентеләре утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International