Рослесхозда ачык сервитутлар билгеләү өлкәсендә гамәлдәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында ачык сервитутлар билгеләү өлкәсендә гамәлдәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков үткәрде. Киңәшмәдә РФ Энергетика министрлыгы, РФ Оборона министрлыгы, РФ Транспорт министрлыгы, Владимир, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, Чуашстан Республикасының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Киңәшмә барышында урман фонды җирләрендә ачык сервитут билгеләү барышында барлыкка килә торган төп проблемалар, РФ Җир кодексы һәм РФ Урман кодексы нормаларын аңлатуда булган каршылыклар һ.б. турында фикер алыштылар. Докладлар белән Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Россия Энергетика министрлыгының территориаль планлаштыру һәм җир мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Елена Сергеева һәм Түбән Новгород өлкәсе Урман хуҗалыгы һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау министрлыгының җир мөнәсәбәтләре һәм дәүләт кадастр исәбе бүлеге җитәкчесе Татьяна Чайка чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International