Татарстанда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. 4 августка гомуми озынлыгы 88 чакрым булган янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзелгән һәм 299 чакрымлы юлларны үзгәртеп кору эшләре уздырылган.

Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүматны үз эченә алган 516 стенд, билге һәм күрсәткечләр урнаштырылган һәм урманнарга килүче гражданнар өчен 137 ял итү урыны да төзекләндерелгән.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк республикада янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләре тәмамланган иде. 2395,2 чакрым озынлыгында яңа полоса булдырылган һәм гомуми озынлыгы 4806,9 чакрым озынлыгында гамәлдә булганнары карап чыгылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International