ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Кукмара муниципаль районында булды

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара муниципаль районына эш визиты белән барды. Анда ул «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ территориясен төзекләндерү барышы белән танышты. Министрны район башлыгы Сергей Димитриев, уку йорты директоры Рим Фәхразыев һ.б. озатып йөрде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасында урман хуҗалыгы белән идарә итүче дәүләт органы һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чараны әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара сентябрь башында узачак. Чарага РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, ТР Хөкүмәте, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт бергәлеге вәкилләре чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International