7 августта Менделеевскта чираттагы экологик бәйрәм узачак

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Быелның 7 августында Менделеевск шәһәрендә Сергей Гассар исемендәге Мәдәният йорты мәйданчыгында өченче экологик бәйрәм үткәреләчәк, аны Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары үткәрә. Исегезгә төшерик, әлеге проект ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

Чарада төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар эшләячәк – бу лекторийлар, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар. Шулай ук иҗтимагый экологик берләшмәләрнең эшчәнлеге, экологик агарту һәм табигатьне саклау өлкәсендә тормышка ашырыла торган социаль проектлар белән дә танышырга мөмкин булачак.

Экологик бәйрәмнәр – алар төрле яшьтәге аудиторияләр өчен исәпләнгән интерактив, белем бирү, күңел ачу мәйданчыклары программасы. Программаның төп темалары: әйләнә-тирә мохитне саклау, республиканың табигый мирасы, хайваннарны саклау, чүп-чарны аерым җыю һәм аны эшкәртү.

Экологик бәйрәмнәр турында тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: https://budetchisto.tatar/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International