Тәтеш урманчысы урман тармагы ветераны Ирек Гатинны 85 яшьлек юбилее белән котлаган

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Бүген «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ Кариле кишәрлеге урманчысы Ильяс Әскаров урман тармагы ветераны Ирек Гатин янына барып, аны 85 яшьлек юбилее белән котлаган. Ильяс Әскаров Ирек Гаязовичка бүләк тапшырган һәм аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләгән.

Гатин Ирек Гаяз улы 1936 елның 5 августында Чистай районы Чирүле Шонталы авылында туа. Тармакта 40 елдан артык эш стажы бар. Ирек Гатин гомеренең күп өлешен Тәтеш урман хуҗалыгында эшләгән. Урман остасы, урманчы ярдәмчесе һәм урманчы, лаеклы ялга чыккач, агач эшкәртү цехында оста булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International