ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 6 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Видеоконференция режимында узган чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклардагы җитәкчеләр һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырышта төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. «Республика территориясендә тәүлеклек уртача температура югары булган эссе һава торышы саклана. 16 августка кадәр Татарстанда урманнарда янгын куркынычының IV классы булырга охшаган, – дип хәбәр итте Рәис Гомәров. – Тулаем алганда, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының урман янгыннарын читтән торып мониторинглау мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 936 термик нокта теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 379 ноктага күбрәк».

Министр урынбасары ТР Министрлар Кабинетының 02.08.2021 ел, № 671 карары нигезендә, Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары белән керүнең 2 августтан башлап 21 календарь көнгә кадәр чикләнелгән булуын искәртеп узды. «Шуңа күрә янгын куркынычын даими рәвештә күзәтү һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын башкаруны дәвам итәргә кирәк», – диде ул.

Рәис Гомәров шулай ук «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә кабул итү кампаниясе барышына да кыскача гына тукталып узды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомствога караган оешмаларның җитәкчеләренә республика урман фонды җирләрен патрульләү һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эшен алып баруга бәйле кайбер йөкләмәләр бирде. «Сүз дә юк, быел Татарстанда урман янгыннары бәйле торыш катлаулы. Шуңа да карамастан, без гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Бернинди очракта да контрольне йомшартырга ярамый», – дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International