Татарстан Республикасының урман фондында авиация патруле уздырыла. Чираттагы очыш кичә, ягъни 8 нче август көнне ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан Cessna 172 һава судносында башкарылган.
Маршрутның гомуми озынлыгы – 568 км. Патрульлек нәтиҗәләренә караганда, янган урыннар очрамаган.
Моның белән беррәттән, республикада янгын куркынычы шартларында җир өсте һәм космик мониторинглар да дәвам иттерелә.
Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча урманда түбәндәгеләрне эшләү тыела:
- ылыслы яшь агач утыртмаларында, янган урыннарда, зыян килгән урман кишәрлекләрендә, торфлыкларда, урманның киселгәннән калган калдыклардан (урман бүлемтекләрендә агачларны аударганда һәм тарттырганда, шулай ук агач кәүсәләрен ботаклардан арындырганда барлыкка килгән агач калдыклары (боларга агачларның киселгән өске өлешләре, юан башлары, ботаклары, чыбык-чабыклар керә) чистартылмаган өлешләрендә (урман бүлемтекләрендә) һәм әзерләп куелган агачлар янында, кипкән үлән булган урыннарда, шулай ук агач ябалдашлары астында ачык уттан файдалану (учак, пайкалау лампалары, примуслар, мангаллар һ.б.);
- янып торган шырпыларны, тәмәке төпчекләрен һәм тәмәке тарту трубаларындагы кайнар көлне, пыяланы (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташлау;
- ау вакытында тыккычларның янып китүчән (үзеннән-үзе, шулай ук кабызу чыганагы тәэсирендә янып китәргә һәм аннан башка мөстәкыйль рәвештә янарга сәләтле булган) һәм пыскып китүчән материаллардан кулланылуы;
- майланган яки бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңдерелгән материалларны (кәгазь, тукыма, сүс, мамык һәм башка янып китүчән матдәләр) тиеш булмаган һәм махсус каралмаган урыннарда калдыру;
- двигатель эшләгәндә, эче янулы двигательләрнең ягулык бакларын ягулык белән тутыру, машиналарның двигателе төзек булмаган тәэмин итү системалыларын куллану, шулай ук ягулык белән эшли торган машиналар янында тәмәке тарту һәм ачык ут куллану;
- торфлыкларда ачык ут кулланып эшләр башкару;
- урманнарга, саклаучы һәм урман утыртмаларына тоташкан һәм киңлеге 0,5 метрдан да ким булмаган янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерылмаган җир кишәрлекләрендә чыбык-чабыкларга, урман түшәмәсенә, коры чирәмгә һәм башка янучын материалларга (үзеннән-үзе, шулай ук кабызу чыганагы тәэсирендә янып китәргә һәм аннан башка мөстәкыйль рәвештә янарга сәләтле булган матдәләр һәм материалларга) ут төртү;
- урманны җитештерү һәм кулланыш калдыклары белән чүпләү.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган очракта, гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңгә кадәр, юридик затларга 200 меңгә кадәр административ штраф салына.