Нурлат урман хуҗалыгы белгечләре Брянск өлкәсендә агач аударучылар арасында узган VII «Урман кисүче-2021» чемпионатында призер булган

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Брянск өлкәсенең Навлинск районында агач аударучылар арасында VII «Урман кисүче-2021» ачык чемпионаты узды. Аны оештыручы – Брянск өлкәсенең Урманнар идарәсе.

Бәйгедә Россия Федерациясенең 6 субъекты – Брянск, Мәскәү, Калининград өлкәләре, Татарстан, Карелия һәм Чуашстан республикаларыннан килгән агач аударучылар катнашкан. Татарстаннан ТР «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ катнашты.

Бәйге барышында катнашучылар агач аудару, бензин белән эшли торган пычкының чылбырын алыштыру, катнаш төрдәге кисү ярдәмендә бүрәнәне аркылы кисемнәргә бүлү, агачны ботаклардан арындыру кебек биремнәрне үтәгән, шулай ук «эстафета» да узганнар.

ТР «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре яхшы нәтиҗәләр күрсәткән һәм агач аударучылар арасында узган VII «Урман кисүче-2021» чемпионатында призерлар исемлегенә кертелгән. Шулай итеп, хатын-кызлар арасында, Елена Сафиуллина, 718 балл җыеп, 3 нче урынны яулаган. Юниорлар арасында Марсель Низамиев 2 нче урынга лаек булган. Шулай ук «Агачны аркылыга төгәл итеп бүлү» дисциплинасында Станислав Мариев иң яхшыларның берсе дип табылган, аңа 2 нче урын бирелгән.

Җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар, медальләр һәм чемпионатның генераль иганәчесе STIHL компаниясеннән бүләкләр тапшырылган. Шулай ук ярышта катнашучыларга «Алео» ҖЧҖ һәм «Ponsse» компаниясеннән дә бүләкләр бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International