Республиканың урман тармагы белгечләре халык арасында урманнардагы янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып бара

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Республиканың урман тармагы белгечләре халык арасында урманнардагы янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре, шулай ук гражданнарның урманнарда булуын һәм транспорт чаралары белән керүен чикләү үзенчәлекләре турында аңлату эшләре алып бара. «Янгын куркынычы янаган чорда урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы таләпләре үтәлүен контрольдә тоту безнең төп бурычыбыз булып тора, шуңа күрә без урманга якын урнашкан торак пунктларда, коммерциясез бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләр белән даими рәвештә очрашып торабыз. Шулай ук янгынга каршы тематикага караган мәгълүмат листовкалары, брошюралар да таратабыз», - дип сөйләде ТР «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 2 августындагы 671 номерлы ТР Минстрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасында 2 августтан башлап 21 көн дәвамында гражданнарның урманнарда булуын һәм транспорт чаралары белән керүне чикләү режимы гамәлдә. Чикләү республика урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата кабул ителгән.

Татарстан урманнарындагы янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция тәэмин итә. Янгын куркынычы янаган шартларда космостан, авиация ярдәмендә һәм җир өстендә күзәтүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International