Татарстан Республикасында 2021 елда урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү һәм урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләү дәвам итә. Соңгы айда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге белгечләре әлеге төр тикшерүләр белән Югары Ослан, Кайбыч, Лениногорск һәм Спас муниципаль районнарында булдылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Болгар, Кайбыч, Лениногорск һәм Идел буе урманчылыгы кишәрлекләрендә урманнарны торгызу чараларының вакытлы агротехник срокларда тиешле таләпләргә туры китереп башкарылуы ачыкланды.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасында урманнарны торгызу эшләре – 1400,1 гектарда, шул исәптән, урман культураларын утырту – 1295,5 гектарда, урманнарны үрчетү эшләре 104, 6 гектарда алып барылды.
Быел республикада «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты буенча 3855 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре алып барылачак. Шулай ук ел барышында төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыгын 11,4 тоннадан да аз булмаган күләмдә әзерләү һәм стандарт утырту материалын 30,9 миллион данәдән дә аз булмаган күләмдә үстерү күздә тотыла.