Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы белгечләре республикада яшәүчедән алынган мөрәҗәгать нигезендә истәлекле утыртмаларга баннер урнаштырган

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

«Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре республикада яшәүче бер кешенең үтенече буенча Кукмара муниципаль районының Күкшел авылы янында үскән истәлекле утыртмаларга баннер урнаштырган. «Әлеге истәлекле агачлар Саба урманчылыгының Кукмара кишәрлегендәге 38 нче кварталда үсә. 1998 елда урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм Мәчкәрә урта мәктәбе укучылары тарафыннан утыртылган булган, – дип сөйләде «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Илһам Рәхмәтуллин. – Анда барлыгы 3 гектар мәйданда 10 мең нарат, каен һәм карагач үсентесе утыртылган. Хәзер инде ул яшь урманга әверелгән».

«Мин Кукмара районының Күкшел авылында тудым. Хәтерлим әле, балачакта бу җирләр буш иде. Үсеп, авылдан китәргә туры килде, ләкин әти-әнием һәм якыннарым янына кайтып йөрдем. Бервакыт биредә күз карашын иркәли торган урман үсүенә игътибар иттем, – дип сөйләде Анурбик Гобәйдуллин. – Монда чын йөрәктән истәлекле язу булдырасым килде, шуңа күрә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Чөнки бу игелекле эш – һәркем, бигрәк тә хәзерге буын өчен, үрнәк булып тора. Газиз республикабызның киләчәге өчен без агачлар утыртырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International