Республиканың Зеленодольск районында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. Чаралар барышында Зеленодольск урманчылыгы территориясендә янгынга каршы 199 км яңа минераллаштырылган полоса салынган һәм гомуми озынлыгы 213,5 км булганнары карап чыгылган.

«Минераллаштырылган полосалар ясау һәм чистарту урман янгыннарын профилактикалауда мөһим роль уйный. Чөнки алар җир өслегеннән янгын таралуга комачаулый торган киртәләр тудыра, – дип сөйләде «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Дамир Закиров. – Шулай ук хәзерге вакытта урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, урман фонды җирләренә патрульлек итү һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту дәвам итә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International