Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Сарман муниципаль районында булды. Максаты – Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу. Объектларны караганда аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Килеп җитү белән урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Нотыклар белән Азнакай, Түбән Кама урманчылыклары җитәкче-урманчылары Рәмис Галиуллин, Радмир Галимов, Азнакай, Түбән Кама урман хуҗалыклары директорлары Эдуард Чикуров һәм Илдус Сафиннар чыгыш ясады. Очрашу барышында урман фонды җирләрендә патрульлек итү, урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен урман янгыннары формированиеләре көчләренең һәм чараларының әзерлек мәсьәләләре каралды.
Шуннан соң Равил Кузюров Түбән Кама урманчылыгының 27 нче кварталында «Нөркәй» агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыгының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрендә утыртылган кыр саклаучы утыртмаларның һәм Колмәт авылы янындагы ярларда һәм чокыр-чакырларда утыртылган урман утыртмаларының сыйфатын бәяләде. Аңа көзге чорда районда 29 гектар мәйданда саклагыч урман утыртмаларының утыртылачагы турында сөйләделәр.
Эш сәфәре ахырында министр ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләренә урманнарны саклау буенча системалы эшне дәвам иттерергә кушты. «Хәзерге вакытта Сарман районында урманнар белән каплану дәрәҗәсе нибары 6 процент кына. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, чокырларда, ярларда, комлы һәм уңайсыз булган башка урыннарда саклагыч урман утыртмалары булдыру җирләрне су һәм җил эрозиясеннән саклау, шулай ук урманнарны арттыру мөмкинлеген бирәчәк», – диде ул.