Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә узды. Анда шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, башкарма хакимият органнары һәм оешмалары вәкилләре, республика муниципаль районнары комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары да катнашты.
Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров утырышта «Татарстан Республикасы урманнарында уза торган янгын куркынычы чоры турында» темасына доклад белән чыгыш ясады. «Быел Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы янаган чор шактый катлаулы уза. Эсселекнең нормадан югары булуына һәм янгын куркынычының югары классына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дүртенче тапкыр гражданнарның урманнарда булуын һәм транспорт чаралары белән керүен 21 көнгә чикләү турында карар кабул итте. Әлеге чикләүләр республика урман фондлары җирләрендә урнашкан урманнарга кагыла һәм 2021 елның 22 августына кадәр дәвам итәчәк, – дип сөйләде Равил Кузюров. – Министрлыкта шуңа охшаш тагын бер ТР Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнде, ул хәзерге вакытта ведомстволарда килешү уза».
Министр сүзләренә караганда, бүгенге көндә Россия Федерациясе территориясендә 9,5 млн.гектар мәйданда урман һәм табигать янгыннарының 12,4 мең очрагы теркәлгән. Иң күп янгыннар Саха Республикасында (Якутия), Свердловск, Чиләбе, Курган, Иркутск өлкәләрендә һәм Краснодар краенда булган. Идел буе федераль округында 21,9 мең гектар мәйданда урман һәм табигать янгыннарының 1,4 мең очрагы теркәлгән. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцияле мониторинг мәгълүмат системасы белешмәләренә караганда, 19 августка Татарстан Республикасы территориясендә 992 термик нокта теркәлгән. Узган елгы шушы вакыт аралыгындагы күсәткечләр белән чагыштырганда, бу 1,7 тапкыр күбрәк, – дип белдерде Равил Кузюров. – Шулай ук быел гомуми мәйданы 105,94 гектарга җәелгән 11 урман янгыны да булган. Соңгы урман янгынының кичә, ягъни 18 августта, Әлмәт урманчылыгы территориясендә булганлыгы билгеле. Бу – ялкын югары ут дәрәҗәсенә күчкән беренче очрак. Килеп чыккан барлык очракларда да оператив чаралар күрелде, 3-5 сәгать эчендә янгын сүндерелде. Моның өчен без Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасының урман янгыннары берләшмәләре исәбенә 718 кеше керә, җиһазландыруга килгәндә, 362 төрле техник чара кулланыла. Гадәттән тыш хәл килеп туа калса, урман янгыннары белән көрәшергә юридик затлар көче һәм чаралары, ягъни 2485 кеше һәм 643 техника һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе көче һәм чаралары, ягъни 731 кеше һәм 218 техника җәлеп ителә ала.
Татарстан Республикасында урман янгыннарын кисәтү максатында, янгынга каршы көрәш чаралары уздырыла. Әлеге чаралар нигезендә быел янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар салынган, аның озынлыгы – 2395 км. Шулай ук моңа кадәр булган 4807 км озынлыктагы минераллаштырылган полосалар карап чыгылган.
Янгыннардан саклау өчен билгеләнгән урман юллары төзелгән, аларның гомуми озынлыгы – 93 км, шулай ук моңа кадәр булган 312 км юл төзекләндерелгән. Моннан тыш, гражданнар өчен урманнарда 137 ял итү урыны тәртипкә китерелә һәм янгынга каршы темага караган 516 мәгълүмат тактасы, аншлаглар һәм щитлар урнаштырыла.
«Урманнардагы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында өндәү-аңлату эшләре дә дәвам итә. «Ялкынны туктат!» мәгълүмат кампаниясе кысаларында авыл җирлегендә яшәүче гражданнар җыеннарында бүгенге көндә 1488 лекция, әңгәмә үткәрелде һәм чыгыш ясалды, гомуми белем бирү учреждениеләрендә 143 дәрес уздырылды, 11 мең өндәмә, белешмә һәм брошюра таратылды», – дип сөйләде министр.