Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында брифинг узды. Анда министр 2021 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор турында сөйләде.
Равил Кузюров 2021 елда «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 200,5 млн.сум күләмендә финанс бүлеп бирелүе хакында әйтеп узды. Әлеге акчалар урманнарны торгызу эшләрен башкаруга (87,9 млн.сум), урман үсемлекләре орлыклары запасын формалаштыруга (131 млн.сум) һәм урман янгыннары һәм урман культуралары техникасы сатып алуга (112,4 млн.сум) юнәлдерелгән.
2021 елның 24 августына Татарстан Республикасында төбәк проекты буенча 2131 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. Шуларның 1422 гектарында урман культуралары утыртылган, 105 гектарда урманнарны үрчетү эшләре башкарылган, 600 гектарда – табигый урман торгызу, 4 гектарда катнаш урман торгызу эшләре гамәлгә ашырылган.
«Урманнарны саклау» төбәк проектының беренче максатчан индикаторы: «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %». Ул менә ничек исәпләнә. 2019 елда өлгергән, картайган агачларны тоташ кисү һәм тоташ санитар кисү нәтиҗәсендә киметелгән урман мәйданы 2496 гектар булды, һәлак булган урман утыртмалары мәйданы 167 гектар иде. Бүгенге көндә 2021 ел өчен урманнарны торгызу мәйданы – 2131 гектар. Шулай итеп, хәзерге вакытта максатчан индикаторның әһәмияте 80% булды (план күрсәткече – 77,7%)», – дип хәбәр итте Равил Кузюров.
Шулай ук быел Татарстан Республикасында – 1536 га мәйданда, Азнакай муниципаль районы чикләрендә 1285 га мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман утыртмалары булдырылды.
Татарстан Республикасында 2021 елда урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча планлаштырылган эшләрнең гомуми мәйданы 7253 га тәшкил итә. Бүгенге көндә 4952 га мәйданда эшләр башкарылган. Көзге чорда 1724 га мәйданда «Урманнарны саклау» төбәк проекты буенча урманнарны торгызуга ярдәм итү чараларын төгәлләү, 212 га мәйданда, Азнакай районы чикләрендә 365 га мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман үсентеләре утырту планлаштырыла.
Министр сүзләреннән аңлашылганча, «Урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. Быел аларның план күрсәткечләре – 11455 кг орлык һәм 30863 мең данә кәлшә.
Бүгенге көндә Министрлыкка караган оешмалардагы белгечләр тарафыннан 702 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы җыелган, шулардан 378 кг – нарат, 207 кг – чыршы, 22 кг – карагай, 70 кг – каен һәм 25 кг – юкә орлыгы. Орлыкларның төп өлеше быелның сентябрь-октябрь айларында җыелачак.
«Еллар буенча урман янгыннарыннан алынган зыян» дигән икенче максатчан индикатор стихияле, фаразланмый торган табигый бәла-казалар нәтиҗәсенә бәйле рәвештә, сан күрсәткечендә билгеләнмәгән, – диде Равил Кузюров. – Быел Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны шактый катлаулы. Мәсәлән, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының читтән торып күзәтү мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, 24 августка республикада 1009 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 746 янгын очрагы теркәлгән. Узган елның шул ук датасына 602 термик нокта һәм 249 янып китү очрагы теркәлгән булган».
Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, быел Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән гражданнарның урманнарга баруын тыю буенча 4 тапкыр чикләү кертелде. Чикләүләр 14 майдан 3 июньгә кадәр, 16 июньнән 6 июльгә кадәр, 9 июльдән 29 июльгә кадәр, 2 августтан 22 августка кадәрге вакыт аралыкларында билгеләнде.
Шулай ук Татарстан Республикасында 2021 елда 160,24 га мәйданда 14 урман янгыны булды.
«Урманнарда янгыннарны сүндерү буенча 20 станция янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Хәзерге вакытта Татарстанда янгын куркынычына бәйле хәлләргә авиация ярдәмендә һәм җир өслегендә космик мониторинг үткәрелә, шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да гамәлгә ашырыла. Халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла», – дип өстәде министр.
«Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 2021 елда 31 берәмлек техника сатып алынды (10 берәмлек янгын сүндерү автоцистернасы АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086); УАЗ-390945 базасында 13 берәмлек кече урман патруле комплексы; 5 берәмлек урман янгыннарын сүндерү буенча 5 универсаль комплекс (УЛПК-4П); 3 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы; янгынга каршы 248 җайланма (югары басымлы янгын сүндерү җайланмалары, һава белән өрдерү җайланмалары, күчмә мотопомпалар, метеостанцияләр һ.б.); 143 берәмлек Колесов кылычы). Ел дәвамында өстәмә рәвештә ГАЗ базасында 6 берәмлек кече урман патруле комплексы, 11 берәмлек ПКЛ-70 урман сабаны, 15 берәмлек урман культиваторы КЛБ-1.7; 7 берәмлек тагылма янгын модульләре, 15 берәмлек квадроцикл, 15 берәмлек тагылма сатып алыначак.
Ахырда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров булачак табигать саклау акцияләренә кыскача тукталды һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде, аерым алганда, урман янгыннарын сүндерү өчен көчләр һәм чаралар булуы, күрше төбәкләрнең урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары белән хезмәттәшлек итү һ.б. турында сөйләде.