Бүген Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә видеоконференция режимында узды, анда башкарма хакимият органнары һәм оешмалар вәкилләре, республика муниципаль районнарындагы комиссияләрнең рәисләре һәм әгъзалары һ.б. катнашты.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин быел республика территориясендә янгыннар буенча гадәти булмаган вәзгыять барлыкка килүен билгеләп үтте. «Янгынга каршы превентив чаралар үтәлүенә карамастан, эссе һава торышы нәтиҗәсендә урманнарда 14 янгын чыкты, аларның 12се Татарстанның көньяк-көнчыгышында булды, – дип хәбәр итте Рөстәм Нигъмәтуллин. – Җитәкчеләргә, урман тармагы хезмәткәрләре белән берлектә, бу вәзгыятьне җентекләп тикшерергә һәм тиешле чаралар күрергә кирәк».
Аннары нотык белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. «Бу елның маеннан башлап Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы урнашты, уртача тәүлеклек температура нормадан шактый югары. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданнар өчен урманнарга баруны һәм транспорт чарасы белән үтеп керүне 21 календарь көненә тыеп, 4 тапкыр чикләмә кертте. Бүген шундый бишенче чикләмә үз көченә керә. Фаразланган мәгълүматларга караганда, якын көннәрдә республикада янгын куркынычының IV һәм V класслары көтелә», – дип хәбәр итте Равил Кузюров.
Министр сүзләренә караганда, республикада урман янгыннарын кисәтү максатларында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. Алар нигезендә быел 2395 км озынлыгында янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм 4807 км озынлыктагы минераллаштырылган полосалар карап чыгылган. Гомуми озынлыгы 93 км булган янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм булганнарын реконструкцияләү эшләре башкарылган. Моннан тыш, урманнарга килгән гражданнар өчен билгеләнгән 137 ял урыны төзекләндерелгән, янгынга каршы тематикага 516 данә мәгълүмат тактасы, аншлаглар һәм щитлар урнаштырылган, 660 шлагбаум ремонтланган һәм урнаштырылган.
Халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре дә дәвам итә. «Утны туктат!» мәгълүмат кампаниясе нигезендә бүгенге көндә авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында 1488 лекция, әңгәмәләр һәм чыгышлар, гомуми белем бирү учреждениеләрендә 143 дәрес үткәрелгән, 11 мең листовка, белешмәлек һәм брошюралар таратылган.
«Хәзерге вакытта янгын куркынычына космик, җир өсте һәм авиация ярдәмендә мониторинг алып барыла. Гомумән алганда, бүгенге көндә гомуми озынлыгы 155 сәгать булган 30 авиапатруль чарасы уздырылды. Моннан тыш, Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, авиаразведка үткәрү максатында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан якындагы 10 көнгә Бөгелмә шәһәрендә урнашкан «Robinson» маркалы вертолет бүлеп бирелде. Очышта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук урманчылыкларның инспекторлык составы катнаша», – дип өстәде министр.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының читтән торып күзәтүче мәгълүмат системасы белешмәләренә караганда, быелның 25 августына Татарстан Республикасы территориясендә 1011 термик нокта теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 1,7 тапкырга артыграк.
Шулай ук 2021 елда Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә 14 урман янгыны булган, шуларның 12се – республиканың көньяк-көнчыгышында (Азнакай, Әлмәт, Алабуга һәм Лениногорск урманчылыкларында). Урман янгыннарының гомуми мәйданы 160,24 га тәшкил итә, шул исәптән көньяк-көнчыгышта – 154,64 га.
Ахырда Равил Кузюров урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, нефть-газ чыгару объектларын һәм линияле объектларны саклау зоналарын карап тоту буенча чаралар үткәрү өлешендә урман кишәрлекләрен арендалаучыларга карата куелган таләпләргә тукталды.
Алга таба Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы, эчке хезмәт полковнигы Марат Гомәров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республика территориясендә янгыннар һәм кешеләрнең гомере өзелүгә бәйле вәзгыять киеренке кала һәм, элеккечә, борчу тудыра. Быелның 25 августына Татарстанда 4567 янгын очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 19% күбрәк, аларда 120 кеше һәлак булган, узган елның шул ук чорыннан 42,8% күбрәк.
Алар арасында Әлмәт (254 башлап 369 кадәр), Бөгелмә (100 башлап 112 кадәр), Түбән Кама (216 башлап 260 кадәр), Тукай (160 башлап 313 кадәр) һәм Ютазы (20 башлап 33 кадәр) районнарында янгыннар саны арту күзәтелә.
Язгы-җәйге янгын куркынычы чоры башыннан республикада 86 гектардан артык мәйданда коры үлән, чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары януга бәйле 1775 янгын теркәлгән, бу узган ел күрсәткеченнән 21,8% күбрәк.
Аннан соң Лениногорск һәм Әлмәт муниципаль районнарының район комиссияләре рәисләре урман янгыннары вәзгыяте турында кыскача хисаплар җиткерде.
Утырышка Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин йомгак ясады. «Безнең төп бурыч – гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга, зур территорияләрдә янгыннар таралуга юл куймау. Шуңа күрә һәр җитәкченең, һәр белгечнең җаваплы мөнәсәбәте мөһим», – диде ул.
Шулай ук Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лениногорск кишәрлегенең 43 нче кварталында һәм Лениногорск Шөгер кишәрлегенең 74, 76 нчы кварталларында 22 һәм 23 августарда урман янгыннары булган участокларны карады. Исегезгә төшерәбез, янгынның башлангыч сәбәбе – җил аркасында югары вольтлы электр үткәргеч линиясенең чыбыклары өзелә.
Урман янгыннарын сүндерүдә Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ хезмәткәрләре, «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУ, «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ, «Татнефть» ГАҖ вәкилләре катнашкан. Шулай ук Лениногорск муниципаль районы администрациясе дә ярдәм күрсәтә. Барлыгы 30 берәмлек техника һәм 87 кеше җәлеп ителгән.