Бүген Министрлыкта урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендә үтте. Чарада министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов төп доклад белән чыгыш ясады. «Фаразланган мәгълүматларга караганда, якын арада Татарстан Республикасы урманнарында югары класслы янгын куркынычы сакланачак, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Гомумән алганда, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцияле мониторинг мәгълүмат системасы буенча, бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясендә 1031 кайнар нокта теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 405 очракка күбрәк».
Шулай ук Татарстан Республикасында 2021 елда 160,24 гектар мәйданда 14 урман янгыны булган.
Министрның беренче урынбасары билгеләвенчә, 2021 елның 25 августындагы 780 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Татарстан Республикасында гражданнар өчен урманнарга бару һәм урманнарга транспорт чарасы белән керү чикләнә. Чикләү 25 августтан башлап 21 көн дәвам итәчәк.
Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләренә урман фонды җирләрен патрульләргә, янгынга каршы чаралар, халык арасында агитация-профилактика эшләре үткәрергә һәм башкалар белән бәйле кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кушты.