Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Дрезденның Техник университеты (Германия Федератив Республикасы) арасында хезмәттәшлек дәвам итә. Мәсәлән, узган атнада Дрезден Техник университетының Урман белеме һәм урманнарны саклау институтының урманчылык кафедрасы докторы Алинә Насыйбуллина, агачның үсешен анализлау максатларында, Нурлат урманчылыгының урман фонды территориясендә усентеләр торышын тикшергән.
Әлеге эшләр «Төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану «ASTAT» татар-алман фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган. Аның нәтиҗәләре буенча төп үсентеләрне үстерү һәм аларны карау буенча урман хуҗалыгы чаралары комплексы эшләнер дип көтелә, шулай ук бу токым агачын эшкәртүне оештыру буенча тәкъдимнәр дә булачак.