Татарстан Республикасында көзге урман культуралары сезоны башланды. Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмалар һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләренә 1,7 мең гектар мәйданда – табигый урман торгызу, 212 гектарда – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклый торган агачлар утырту, Азнакай муниципаль районы чикләрендә – 365 гектарда, 2 мең гектарда урман культураларын өстәп утырту һәм 1,4 мең гектар мәйданда киләсе ел урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләрен башкарырга кирәк булачак.
Моннан тыш, урман тармагы белгечләре тарафыннан 11 мең килограммнан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү һәм базислы урман питомникларында утырту материалына инвентаризация ясау планлаштырыла.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге мәгълүматларына караганда, быелның 2 сентябренә 702 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән, шулардан 378 кг – нарат, 207 кг – чыршы, 22 кг – карагай, 70 кг – каен һәм 25 кг – юкә орлыгы. Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора.